news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасын Гагарин кубогын яулаулары белән котлады

Татарстан Президенты команданы әлеге кубокка якынайткан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасын Гагарин кубогын яулаулары белән котлады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Ак Барс" хоккей командасын Гагарин кубогын яулаулары белән котлады. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты, "Ак Барс" хоккей клубы президенты, "Татнефть" генераль директоры Наил Магановка, Россия атказанган тренеры, "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдиновка, "Ак Барс" командасына котлау телеграммасы юлланды.

"Чын күңелдән сезне олы, хаклы җиңүегез белән котлыйм - Гагарин кубогы янә Татарстанга кайтты. Безнең белән бергә бөтен республика, "Ак Барс" командасының башка Россия төбәкләрендәге җанатарлары да шатлана. Сез татарстанлыларга искиткеч, шәп бүләк ясадыгыз, әйтеп бетергесез хисләр бүләк иттегез, нык характерыгызны, күренекле тренерлык осталыгын һәм матур хоккей күрсәттегез. Без өченче кубокны озак көттек, һәм, ниһаять, булдырдык. Мин ихластан республикабызның бөтен спортчылары, яшь хоккейчылары өчен шат, әлеге җиңү аларда да өмет уятачак. Сәләте, тырышлыгы белән команданы әлеге кубокка якынайткан һәрберегезгә рәхмәтемне әйтәм. Бу спорт җиңүе сезгә илһам һәм дәрт бирсен. Афәрин, Зиннәтулла Хәйдәр улы! Афәрин, "Ак Барс"!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".

news_right_1
news_right_2
news_bot