Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Җаисәпнең якынча нәтиҗәләре Татарстан халкы артуын күрсәтә
Татарстан Президенты Бөтенроссия халык санын алуны сыйфатлы итеп уздырган өчен муниципаль берәмлекләргә рәхмәтен җиткерде.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтенроссия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре Татарстан халкы артуын күрсәтә.
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль берәмлекләр советының XVI съездында әйтте.
«Җанисәпнең якынча нәтиҗәләре куандыра. Алар әлегә игълан ителмәсә дә, республика халкы саны артуын күрәбез. Бу, Татарстан башкалар өчен кызыклы төбәк булуын раслый, кемдер китсә дә, безгә килүчеләр дә аз түгел. Төгәл нәтиҗәләр вакыты җиткәч билгеле булыр», — диде ул.
Татарстан Президенты Бөтенроссия халык санын алуны сыйфатлы итеп уздырган өчен муниципаль берәмлекләргә рәхмәтен җиткерде.
«Сезнең тырышлык һәм көчегез нәтиҗәсендә, бу эш позитив башкарылды», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз