news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Аграр вузларның авыл ихтыяҗлары өчен эшләве кирәк

Президент аграр тармакка белгечләр әзерләү системасына игътибарны арттырырга кушты.

 Рөстәм Миңнеханов: Аграр вузларның авыл ихтыяҗлары өчен эшләве кирәк
Владимир Васильев

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аграр вузларның авыл ихтыяҗлары өчен эшләве кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

«БДИ баллы дибез, ләкин бу иң мөһиме түгел. Балл түбәнрәк тә булырга мөмкин, тик белгечләрне авылларга кайтарырга кирәк. Ветеринария һәм аграр университетның да авыл ихтыяҗлары өчен эшләве кирәк. Урыннарда бу белгечләр өчен шартлар тудырмасак, көчләп эшләтү кыен булачак. Системаны тулысынча карарга кирәк — кемне каян алабыз, кемне укытабыз һәм алга таба алар кая барачак», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, аграр вузларның бурычы укыту гына түгел, алар яңа продуктлар, яңа алымнар тудырырга тиеш. Ректорларга мөрәҗәгать итеп, ул мөгаллимнәрнең фән белән актив шөгыльләнергә тиешлеген әйтте. Президент чыгышында цифрлаштыру әһәмиятенә дә тукталды. «Кайбер уңышлы хуҗалыклар моны аңлады. Аграр тармакта цифрлаштыру нәтиҗәлелеген арттыру кирәк», — диде.

Ул шулай ук шәһәрләрдә сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүче ярминкәләр әһәмиятен дә билгеләп узды. Чыгышын төгәлләп, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын истә тотарга өндәде. «Һәр район, һәр муниципалитет бу юнәлештә лаеклы рәвештә эшләргә тиеш. Яшьләргә патриотик тәрбия турында да уйларга, бу тема беренче планда булырга тиеш», — диде.

Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов быел барлык бурычлар ТАССРның 100 еллыгы белән бәйле булырга тиешлеген искәртте. «Тарихны торгызырга, ветераннар белән эш формаларын табарга кирәк», — диде.

«Ел җиңел булмады, ләкин без уңышлы эшләдек. Агросәнәгать комплексы сораулары производство белән генә бәйле мәсьәләләр түгел, авылда яшәүчеләрнең көнкүреш мохите дә», — диде һәм аграр тармак вәкилләренә рәхмәтен җиткерде. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров барлык йөкләмәләр үтәлер дип ышандырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100