Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Африкага сәфәре вакытында Туниска авиарейслар ачу хакында фикер алышачак
Татарстан Президенты бу атна ахырына кадәр Төньяк Африка иленә сәфәр кылачак.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Рөстәм Миңнехановның Туниска сәфәре вакытында Татарстаннан Туниска туры авиарейслар ачу сөйләшүләрнең бер темасы булачак. Бу хакта журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Сөйләшүләрдә күтәреләчәк темаларның берсе - Татарстаннан Туниска туры авиарейслар ачу. Соңгы елларда республикада яшәүчеләр арасында әлеге юнәлешнең популярлыгы арта бара», - дип искәртте спикер.
Галимова сөйләшүләрнең «Татарстан – Тунис» эшлекле форумы кысаларында узачагын искәртте. Аның максаты икътисади интеграцияне күтәрү һәм ике як арасында товар әйләнешен арттырудан гыйбарәт булачак. Татарстан делегациясе шулай ук Татарстан предприятиеләрен Тунис базарына чыгару мәсьәләсен дә кузгатачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз