news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы очраклары өчен шелтәләде

Президент «ветеринария иминлеге буенча катгый контроль булсын», дип кисәтеп куйды.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Рөстәм Миңнеханов Татарстанга Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы үтеп кергән өчен, җаваплы ведомстволарны шелтәләде.

«Кабаннарда Африка дуңгыз чумасы өч районда — Зәй, Алабуга, Әлмәт районнарында табылды», — диде Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында. Биологик ресурслар буенча комитетка барлык таләпләр үтәлергә тиешлеген, проблемалар булмаска тиешлеген каты итеп әйтте.

«Ветеринария идарәсенә дә мактау сүзләре түгел. Африка чумасын да кертүгә юл куйдыгыз, каян кергәне анысы сезнең мәсьәлә, кош гриппы буенча дүрт район зыян күрде. Сезнең бүлекчәләрегез бар, безне вакытында кисәтмәдегез, чарасын күрмәдегез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул министр Марат Җәббаровны «ветеринария иминлеге буенча катгый контроль булсын» дип кисәтеп куйды. «Авызыгызны ачып йөрмәгез, иң кырыс таләпләр куелырга тиеш», — дип мөрәҗәгать итте җаваплы ведомство башлыкларына. Муниципаль район башлыклары да игътибарлы булырга тиешлеген искәртте.

«Шәхси хуҗалыклар да бар бит. „Залесный“ агрофермасында нәрсә булганын күрдегез бит, иминиятләштерелмәгән, бу бит фаҗига. Ниндидер формасын табарга иде, бәлки, аларның шушы хәл килеп чыгуында гаебе дә юктыр», — диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot