news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Advenira Enterprises компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Президенты Россиядә бу предприятие продукциясенә ихтыяҗ булачак, дип ышаныч белдерде.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ") Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре кысаларында Advenira Enterprises, Inc. компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Саннивэйл шәһәрендә (Калифорния) компания офисында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бүгенгә Advenira Enterprises компаниясенең сыеклыклардан нәзек пленкалы нанокомпозит япмалар кертү өчен югары технологиясе бар. Advenira Enterprises, Inc., проект компаниясенә 2010 елда Кремний үзәнендә Россия белгечләре тарафыннан нигез салынган. Компания төп җайланмалар төрләре өчен тулы хокуклы патентларга ия. 2016 елның мартында Advenira компаниясе Россиянең Троицк шәһәрендә «ТехноСпарк» нанотехнология үзәгендә үзенең беренче предприятиесен ачкан. «РОСНАНО» АҖнең портфель компаниясе булып тора.

Татарстан Республикасы делегациясен сәламләп,  Advenira Enterprises, Inc. компаниясе президенты Эльмира Рябова белдергәнчә, Татарстан Республикасы делегациясен компаниянең Калифорния офисында сәламләүгә шат (моңарчы быел июль аенда Казанда очрашу узган, аның йомгаклары буенча республика белән Advenira компаниясе арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча эш төркеме төзелгән).

Rusnano USA, Inc. президенты һәм генераль директоры Дмитрий Аханов хәбәр иткәнчә, Россиядә яңа компания теркәлгән, ул "Химград" ААҖ территориясендә завод төзи башлаган. Без Россиядәге нанокомпозит япмалар базарының күп өлеше ихтыяҗын тәэмин итәчәкбез, диде ул. "Казанны сайлап алуыбыз сәбәпләренең берсе – безнең продукцияне кулланучы сәнәгать предприятиеләре күп булу, – диде Дмитрий Аханов. – Бүгенгә Татарстан Республикасында бер потенциаль заказчы бар, бу "КАМАЗ" компаниясе. Без җитештерүебезне 2016 елның 5 декабрендә ачарга җыенабыз".

Рөстәм Миңнеханов, компания җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Россиядә бу предприятие продукциясенә ихтыяҗ булачак, дип ышаныч белдерде һәм  Advenira Enterprises компаниясенә Россиядә бу япмаларны куллану буенча семинар уздырырга тәкъдим итте.

Аннары очрашу барышында яклар «Химград» технополисында Advenira проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар, шуннан соң Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары компаниянең лаборатор комплексы белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100