Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Адмирал"да гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерүгә йомгак ясады
Татарстан янгын куркынычсызлыгын бозуга карата санкцияләрне катгыйландыруны тәкъдим итә
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Куркынычсызлык советы утырышын үткәрде. Анда Казан каласында "Адмирал" сәүдә йортындагы янгын белән бәйле гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерүгә һәм кешеләр күп булган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, шулай ук контроль-күзәтчелек органнарының хезмәттәшлеген камилләштерү буенча чараларны тормышка ашыруга йомгак ясалды.
Чара Казан Кремлендә уздырылды. Анда Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республиканың министрлыклар, ведомстволар, федераль структураларның территориаль органнары, бизнес-берләшмә вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль район һәм шәһәр округлары җитәкчеләре катнашты.
"Дәүләт идарәсе органнары гамәлдәге законнар нигезендә шактый вәкаләтләргә ия. Аларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелегенә безнең кешеләрнең тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы бәйле", - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Ул искәртеп узганча, Татарстанда базар сәүдәсе өлкәсендә әле анда, әле монда калкып чыккан урам базарлары һәм сәүдә объекты итеп үзгәртелгән җитештерү биналарыннан заманча күпләп сату комплексларына кадәр юл үтелгән. "Тик барлык сәүдә-күңел ачу объектлары да тиешле куркынычсызлык дәрәҗәсенә туры килми, шуның аркасында кешеләр һәлак була", - диде ул. Мисал сыйфатында "Адмирал" сәүдә комплексындагы соңгы очрак китерелде.
"Эш алып барганда куркынычсызлык тәэмин итмәгән эшмәкәрләрнең гамәлләре тиешле игътибарсыз кала алмый. Ни кызганыч, бизнес, башкарма хакимият органнары һәм күзәтү структуралары белән берлектә, үзгәреп торучан хокукый өлкәдә куркынычсызлык мәсьәләрен җаваплы һәм нәтиҗәле хәл итүгә әзер түгел булып чыкты", - диде Татарстан лидеры. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзелеш һәм реконструкция эшләре тәмамлангач файдалануга тапшырылган объектларда янгыннар саны артуны билгеләп үтә. Әйтик, 2007-2014 елларда Татарстанда алда аталган объектларда янгыннар саны 75 процентка арткан. Шул ук вакытта яңа төзелгән биналарда янгыннар саны күбәю Татарстанда чыккан янгыннарның гомум күләме 13,2 процентка кимү фонында бара. "Биредә уйланырлык нәрсә бар, - диде Р.Миңнеханов. - Соңгы елларда республикада кешеләр күп булган урыннарда чыккан янгыннар куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә хәл ителмәгән проблемалар хакында сөйли. Бу "Яңа Тура" технополисы, "Витарус" (Вьетнам базары), "Даурия", "Каравай" базарлары, "Адмирал" сәүдә комплексы".
Татарстан лидеры белдергәнчә, "Адмирал"дагы 17 кешенең гомерен өзгән соңгы фаҗига - объектын төзегән һәм аннан файдаланган вакытта табыш артыннан куган бизнес оештыручылар һәм күзәтү органнары, җирле хакимият тарафыннан кагыйдә бозуларга юл кую нәтиҗәсе. "Күбрәк керем алу максатында, иң мөһим әйбердә - кешеләрнең куркынычсызлыгы мәсьәләсендә акчаны янга калдырганнар. Нәтиҗәсе - булган фаҗига", - диде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, шәһәр һәм район җитәкчеләре сәүдә комлексы файдалануга тапшырылмаган килеш ул эшләүгә юл куйган. Тикшергән вакытта җитешсезлекләрне ачыклаган күзәтчелек органнары вәкилләре аларны бетерү өчен берни дә эшләмәгән. "Тикшерүчеләр бу фаҗигадә гаеплеләрне ачыклар һәм, алар биләгән вазифалары һәм дәрәҗәләренә карамастан, лаеклы җәза алыр дип ышанам", - диде ул.
Искәртеп узабыз: фаҗигадән соң Рөстәм Миңнеханов булган хәлнең сәбәпләрен ачыклау һәм кешеләр күпләп булган урыннарда куркынычсызлыкны арттыру буенча чараларны билгеләүне йөкләде. Федераль Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары, прокуратура органнары белән берлектә, 385 объектта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлеше тикшерелә. Хәзерге вакытта 362 объектта шундый тикшерү узган: 301 объектның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып эшләве ачыкланган. Тулаем алганда, кагыйдәләрне 2500дән артык тапкыр бозу мәгълүм булган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Р.Миңнеханов алга таба һәр объекттан файдалану карарын коллегия белән кабул итүне йөкләде.
Янгын сәбәпләрен тикшерү нәтиҗәсе буенча Татарстан Хөкүмәте федераль законга төзәтмәләр кертү проекты әзерләгән. Аларда Дәүләт янгын күзәтчелегенә кешеләр күпләп була торган объектларда төзелеш һәм реконструкцияне тикшерү хокукын яңадан кайтарырга тәкъдим ителә. Файдалануга тапшырылганнан соң да аларда тикшерүләр ел саен узарга тиеш. Шулай ук Татарстан янгын куркынычсызлыгын бозуга карата санкцияләрне катгыйландыруны тәкъдим итә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз