Рөстәм Миңнеханов "Acronis" компаниясе башлыгы белән очрашты
ТР Президенты С.Белоусовны "Acronis" компаниясенең программалар белә тәэмин итеен ААҖ Директорлар советы утырышларының берсендә тәкъдим итәргә чакырды
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Acronis" компаниясенә нигез салучы һәм аның генераль директоры, Россия квант үзәгенең Попечительләр советы рәисе, "Runa Capital" венчур фондының өлкән партнеры Сергей Белоусов белән очрашты. Очрашу КНИТУ-КАИның яңа бинасында узды, очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты.
Очрашу барышында анда катнашучылар Татарстанда гамәлгә ашырыла торган кайбер проектлар буенча Сергей Белоусов һәм аның компаниясе катнашында фикер алыштылар. Шулай ук "Acronis" компаниясе башлыгы Татарстан предприятиеләре өчен программ тәэмин итүне тәкъдим итте.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта күп кенә Россия компанияләре чит илләр «софт»ыннан Россия эшләүчеләренең җитештерү берләшмәсеннә күчәргә омтылалар, һәм Сергей Белоусовны "Acronis" компаниясенең программ тәэмин итүен «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышларының берсендә тәкъдим итәргә чакырды, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.