Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби принцына ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү хакында сөйләде
Татарстан Президенты шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нахайянны Татарстанга чакырды.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Абу-Даби әмирлегенең тәхеткә утырырга тиешле принцы Мөхәммәд бән Зәед Әл Нахайян белән очрашуда ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү хакында сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
«Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – төбәктә безнең әйдәп баручы партнерыбыз», - диде Татарстан Президенты һәм республиканың Дубайда ел саен үткәрелә торган инвестицион форумда һәм АЙДЭКС күргәзмәсендә катнашуын искәртте. Үз чиратында, Гарәп Әмирлекләре «Казансаммит»та даими рәвештә катнашып килә.
«Быелның 10-12 май көннәрендә 10нчы форум узачак, без анда Берәшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры Солтан бән Сәед Әл Мансури җитәкчелегендәге бизнес-миссия һәм әмирлек делегациясенең катнашуын көтәбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм принцны Татарстанга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз