Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби Әмирлеге варис принцы белән IDEX-2019 күргәзмәсендә очрашты
Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре белән килде.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре барышында Абу-Дабида (БГӘ) IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби әмирлеге варисы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Хәрби көчләре баш командующие урынбасары Мөхәммәд бән Зәед Әл Нахайян һәм Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән кыска очрашу уздырды», - диелә хәбәрдә.
Ачылу тантанасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмире Шәех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм катнашты.

Күргәзмә пиротехника һәм сугыш машиналарының төрле төрләре: авиация, танклар, көпчәкле техника кулланылган шоу белән ачылды. Ачылу тантанасы кысаларында шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хәрби бүлекчәләренең һәм Әрмәнстан хәрби оркестрының күрсәтмә чыгышлары да узды.
IDEX-дөньяда иң дәрәҗәле оборона күргәзмәләренең берсе, анда кораллану һәм куркынычсызлык системалары өлкәсендә иң заманча эшләнмәләр күрсәтелә.

Быел күргәзмә 14нче тапкыр уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз