news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: 5G технологиясеннән башка цифрлы икътисадны гамәлгә ашыру мөмкин түгел

«Ростелеком» акционерлык җәмгыяте Иннополис резидентлары арасында хезмәттәшләр эзләргә ниятли.

Рөстәм Миңнеханов: 5G технологиясеннән башка цифрлы икътисадны гамәлгә ашыру мөмкин түгел
Ильнар Тухбатов

(Иннополис, 21 май, «Татар-информ», Диана Авакян). 5G технологиясеннән башка цифрлы икътисадны гамәлгә ашыру мөмкин түгел, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста 5G технологиясенең яңа буын челтәре тәҗрибә зонасын ачу тантанасында.

«Ростелеком» җәмгыяте һәм Кытайның Huawei компаниясендәге партнерларыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Бу – әлеге системаларда иң нык алга киткән дөньядагы бердәнбер компания. Бергәләп тотынсак, боларның барысын да ил күләмендә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган база булдырырбыз, дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Ростелеком» акционерлык җәмгыяте Иннополис резидентлары арасында хезмәттәшләр эзләргә ниятли, дип белдерде компания президенты Михаил Осеевский.

Моннан тыш, Иннополис университетында виртуаль футбол мәйданчыгы ачылды.

Шәһәр территориясендә университет һәм технопаркны үз эченә алган тәҗрибә зонасының мөһим бурычы - 5G челтәрләрендә ихтыяҗ зур булган хезмәтләр базарын тикшерү, коммерция мөмкинлекләрен күрсәтү һәм нәтиҗәле бизнес-проектлар эзләү.

  • «Ростелеком», «Таттелеком» акционерлык җәмгыятьләре, Huawei компаниясе, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы арасында узган елның ноябрендә хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100