Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов 38 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында боерык имзалады
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына биш көндә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү чараларын билгеләү йөкләнә.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда эссе һава торышы һәм корылык сәбәпле, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 38 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында боерык имзалады.
«30 июньнән Татарстанның Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнарында гадәттән тыш хәл режимын кертергә», диелгән боерыкта.
Татарстан муниципаль районнары башлыкларына массакүләм мәгълүмат чаралары аша гадәттән тыш хәл кертелү турында халыкка хәбәр итәргә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, куркыныч табигать күренешләренең тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссияләр эшче төркемнәре составын билгеләргә киңәш ителә.
Шулай ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына биш көндә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү чараларын билгеләү йөкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз