news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне Татарстанда ял көне дип игълан итте

Татарстан Президенты үзенең Instagramында Яңа ел алдыннан булган эш көнен 28 декабрьгә күчерү турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне Татарстанда ял көне дип игълан итте
instagram.com/rusminnikhanov

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). 31 декабрьдә Татарстанда ял көне итәргә карар кылдылар, бүген тиешле боерыкны Татарстан Президенты имзалады.

«Бүген карарга кул куелды - 28 декабрьдә эшкә чыгабыз, 31ендә ял итәбез», — дип язды Рөстәм Миңнеханов үз Instagram аккаунтында.

Элегрәк Татарстан Президенты социаль челтәрдә татарстанлыларның яңа ел алдыннан ял көне дип игълан итү инициативасы турындагы фикерләрен белү өчен ачык тавыш бирүне башлап җибәргән иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot