news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый

Шул ук көнне Юлламадан соң Дәүләт Советының унбишенче утырышы узачак.

Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
https://president.tatarstan.ru

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама белән 24 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышында чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген депутатларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак. «Көн тәртибендә — «Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы», — дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул ук көнне Юлламадан соң Дәүләт Советының унбишенче утырышы узачак.

Татарстан парламентына үзенең беренче юлламасы белән Рөстәм Миңнеханов 2010 елның 13 октябрендә чыгыш ясаган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot