news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 2030 елгы стратегияне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча сессиядә катнашты

Сессиядә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин төп доклад белән чыгыш ясады.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстанда социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру барышы турындагы стратегик сессиядә катнашты. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сессия ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанның бөтен муниципалитетлары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Сессиядә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстан 2030 елга тулаем төбәк продуктын 5 трлн сумга җиткерү бурычына ирешүгә таба бара диде.

Бүгенгә республикада 116 сәламәтлек саклау объектында эшләр төгәлләнгән. 2015 ел башыннан 9 млн квадрат метрдан артык торак торгызылган. Шулай ук республикада 3 меңнән артык күпфатирлы йорт ремонтланган, республика муниципаль берәмлекләрдә 315 парк, яр буе, җәяүлеләр урамы, сквер һәм мәйданчыклар ремонтланган, диде докладчы.

  • Стратегияне гамәлгә ашыру чорында 900 чакрымнан артык юллар төзелгән һәм ремонтланган, 22,5 мең кеше яши торган 158 торак пункт арасына юллар салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot