news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: 2022 елда Татарстан икътисады 3,6 процентка үсәчәк

«Бурыч — икътисад үсешенең темпын саклап калу», — ди Президент.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продукты күләме 3,2 трлн сум булыр дип көтелә.

«Икътисад үсә. Тулай төбәк продукты 103,8 проценттан да ким булмас дип көтәбез. Абсолют саннарда карасак, 3,2 трлн сумнан артык», — диде республика җитәкчесе журналистлар белән очрашуда.

Президент сүзләренчә сәнәгать җитештерүе күләме үсеше 8,3 процентка, ягъни 3,765 трлн сумга кадәр булыр дип планлаштырыла.

«Без һәрвакыт 3 триллион сум турында сөйләштек. Ул — чынга ашкан хыял. Без хәзер 5 триллион турында сөйлибез. Нәрсә ул 5 триллион? Бу үзебезнең керем (консолидацияләнгән бюджет–. Т-и) 500 миллиард сумнан да ким булмаска тиеш дигән сүз. Безнең тормыш сыйфаты үз акчабызның күпме булуына бәйле», — дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренчә, төп капиталга инвестицияләр 665 млрд сум күләмендә булачак. Ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату өлкәсендә товар әйләнеше һәм төзелеш күләмнәре артачак. Авыл хуҗалыгында күрсәткечләр кимегән.

«Бурыч — икътисад үсешенең темпын саклап калу. Үсеш темпын без 103,6 процент дип билгелибез. Аны үтәү — безнең алда торган төп бурыч», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100