news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы санитар-экологик ике айлыкта җиңүчеләрне бүләкләде

«Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә Казан беренче урында, Чаллы – икенче.

Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы санитар-экологик ике айлыкта җиңүчеләрне бүләкләде
tatarstan.ru

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы санитар-экологик ике айлыкта җиңүчеләрне бүләкләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык йомгаклары турында хәбәр итте.  Александр Шадриков,  «Иң яхшы муниципаль берәмлек» кә конкурс шәһәр округлары һәм муниципаль районнар эшен активлаштыруга этәрү буенча иң яхшы механизм булуын тагын бер кабат раслады.

«Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә Казан беренче урында, Чаллы – икенче. «Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район» номинациясендә Әлмәт районы – беренче урында, Түбән Кама районы – икенче, Зәй районы – өченче. «Үзәге шәһәр тибындагы поселок, авыл  статусында булган иң яхшы муниципаль район» категориясендә Биектау районы – беренче урында, Саба районы – икенче, Алексеевск районы – өченче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100