Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов 2018 елга Татарстан бюджетын 15,7 млрд сумга арттыру проектын имзалады
2018 елга бюджет кереме - 225 млрд сум, чыгымнар — 243 млрд сумны тәшкил итәчәк, дефицит 18,7 млрд сум булачак.
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасының 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллар план чоры бюджеты турында”гы канунга үзгәрешләр кертү проектын имзалады. Документ республика башлыгы рәсми порталында басылып чыкты.
Шулай итеп, 2018 елга Татарстан Республикасы бюджеты 15,7 млрд сумга үсәчәк. Үзгәрешләрне исәпкә алып, быел бюджет кереме - 225 млрд, чыгымнар 243 млрд сумны тәшкил итәчәк, дефицит 18,7 млрд сум була. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тиешле төзәтмәләрне 21 июньдә беренче һәм өченче укылышта кабул иттеләр.
Дәүләт Советы утырышында республика бюджетының чыгым өлешен 2018 елда социаль-мәдәни өлкә объектларына, юллар инженерлык структурасына, социаль әһәмияткә ия булган мәдәни һәм спорт чаралары уздыруга, ике айдан өч яшькә кадәрге булган балаларга мәгариф оешмаларында өстәмә урыннар булдыруга арттыру тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз