news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: 2018 елда Татарстанда 420 км төбәк юллары төзелгән һәм ремонтланган

ТР Президенты юл хуҗалыгы буенча РФ Дәүләт Советының эш төркеме утырышында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: 2018 елда Татарстанда 420 км төбәк юллары төзелгән һәм ремонтланган
Ильнар Тухбатов/архив, tatarstan.ru

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). 2018 елда 420 км төбәк юллары һәм 19 күпер төзелде һәм ремонтланды, торак пунктларда 380 км озынлыктагы 700 урам ремонтланган. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов юл хуҗалыгы буенча РФ Дәүләт Советының эш төркеме утырышында хәбәр итте, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел юл тармагын финанслау 27,4 млрд сум тәшкил иткән, шуларның 25,1 млрд сумы республика бюджетыннан, 2,3 млрд сумы — федераль бюджеттан.

2017 елдан башлап Татарстанда "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" проекты гамәлгә ашырыла, аның гамәлдә булу дәверендә 338 км юл-урам челтәре ремонтланган. Проект ярдәмендә республикада юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары саны 2016 ел белән чагыштырганда 73% ка кимегән.

Шулай ук Татарстан Президенты октябрь аенда республиканың төп транспорт магистральләренең берсе - М-7 "Волга"ны реконструкцияләү тәмамлануы турында әйтеп узды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гамәлдәге инфраструктур чикләүләрне бетерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot