Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов 2018 елда салым җыю һәм бюджет үтәлеше турындагы докладларны тыңлаячак
Ел нәтиҗәләре буенча республикада 1 триллион сумга якын салым һәм түләүләр җыелуы көтелә.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, шулай ук Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе белән уртак коллегия үткәрәчәк. Утырышта Россиянең беренче вице-премьеры Антон Силуанов катнашуы көтелә. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш Татарстанның 2018 елгы консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенә һәм Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елга бурычларына багышланган.
Коллегиянең уртак утырышы Казан Ратушасында узачак.
2018 елның 11 декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерация Советында ел нәтиҗәләре буенча республика территориясеннән 1 трлн сум чамасы салым һәм мәҗбүри түләүләр җыелачагын әйтте. Җыелган акчаның 75 проценты диярлек федераль бюджетка юнәлдереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз