news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 2018 елда Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе эшенә нәтиҗәләр ясады

ТР Президенты биш ел дәвамында РФ Инновацион төбәкләр ассоциациясен җитәкли.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе утырышын үткәрде. Утырышта узып баручы елда ассоциация тарафыннан башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Утырышта 2018 елда Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе тарафыннан башкарылган эшкә кыскача нәтиҗәләр ясалды. Губернаторлар - Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе әгъзалары икътисад һәм социаль сәясәттә федерация субъектлары өчен актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Чара төбәк губернаторлары - Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе әгъзалары белән видеоконференция элемтәсе режимында узды. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов ассоциациянең чираттагы утырышы Гайдар форумы (2019 елның 15-17 гыйнвары) кысаларында узачагын да искәртте.

Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе 2010 елда төбәкләрнең нәтиҗәле инновацион үсешенә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды. Моннан тыш, ассоциациянең бурычы закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, үсеш институтлары, профиль министрлыклар һәм ведомстволар белән хезмәттәшлек итү, инновацион структураны үстерүгә финанслар җәлеп итүгә булышудан гыйбарәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot