news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: 2018 елда Идел буе федераль округында 9 миллион турист булган

Бер көнлек экскурсияләрне дә исәпкә алып, федераль округ кунакларының саны 14 миллион кешедән артып киткән.

Рөстәм Миңнеханов: 2018 елда Идел буе федераль округында 9 миллион турист булган
архив

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Узган елда Идел буе федераль округына 9 миллион чамасы турист килгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында уза торган РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советта шулай дип белдерде.

«Соңгы елларда Идел буе федераль округында туризм өлкәсендә төп күрсәткечләр буенча югары үсеш темплары күзәтелә. Узган елда округ төбәкләрендә – 9 миллионга якын, бер көнлек экскурсияләрне дә исәпкә алып, 14 меңнән артык турист булган», - дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, округта кунакларны күмәкләп урнаштыру урыннары күпләп төзелә, туристларга күрсәтү өчен яңа объектлар сафка бастырыла һәм булганнарына реконструкция ясала, транспорт хезмәте яхшыра, туроператорлар саны күбәя. Шулай ук тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең күләме дә арта. Ул бүгенге көндә елына 100 миллиард сумнан да артып китә.

«Туризм безнең округта икътисадның иң динамик үсеш кичерә торган тармакларыннан берсе. Ул төбәкләрнең имиджын яхшыртырга һәм территорияләрне үстерергә ярдәм итә», - дип өстәде ТР Президенты.

Хәзерге вакытта туризм төрледән-төрле 50 тармакны активлаштыра. Идел буе федераль округы буенча барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга күчерелгән салымнарның гомуми күләме 27 миллиард сумнан артып китә. Соңгы дүрт елда округта әлеге күрсәткеч 40 процентка арткан, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Туризм тармагының яңа эш урыннары булдыруын да искәртәсем килә. Бөтендөнья туристик оешма (ЮНВТО) мәгълүматлары буенча, һәр меңенче турист 13 эш урыны булдыра. Безнең округта бу өлкәдә 170 меңнән артык белгеч эшли», - дип сүзен йомгаклады ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100