news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "2017 елда да уңайлы мохит булдыру эшләре дәвам итәчәк"

Республикада Экология һәм җәмгыяви киңлек елында паркларны, скверларны һәм сулыкларны төзекләндерү дәвам итәчәк.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына үз юлламасында республика казанышларының берсе халыкны хакимиятләр белән элемтә процессына җәлеп итү мөмкин булды дип белдерелде. Сүз эре һәм перспективалы проектларны чынга ашыру турында бара.

Татарстанда тормышка ашырыла торган Парклар һәм скверлар елы чараларына, ә хәзер Су саклагыч зоналар проектларына гражданнарның катнашуы уңай үрнәк булып тора. Без кешеләрне уңайлы мохит булдырырга җәлеп итә алдык. 2015-16 елларда уртак көч белән бөтен Татарстан буенча 183 парк һәм сквер төзибез һәм тәртипкә китерәбез. Моннан тыш, Татарстанның 20 районында сулыклар янында ял итү өчен яңа урыннар пәйда булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу юнәлештә эш нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләре бу территорияләргә татарстанлыларның ихтыяҗы булу диде республика лидеры. "Биредә заманча актив ял итү культурасы формалаша һәм бу безне куандыра", - дип белдерде Татарстан Президенты. Бу проектларга республиканың һәм һәр районның аерым әйдәп баручы предприятиеләренең өлешләре дә зур.

2017 ел Россиядә "Экология елы" дип игълан ителә, ә Татарстанда - Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы диде республика лидеры. "Безнең шәһәрләрне һәм авылларны яшелләндерүне, сулыкларны төзекләндерүне дәвам итәбез. Бигрәк тә йорт яны территорияләренә игътибар бирү зарур. Республиканың бөтен эре шәһәрләрендә дә диярлек аларны тәртипкә китерү тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, торак һәм юллар төзелеше вакытында яшел стандартлар кертү эшләрен дәвам итәргә кирәк", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100