news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча Россия медиаперсоннары Топ-15нә керде

Татарстан Президенты әлеге рейтингта 14 нче урынны били.

Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча Россия медиаперсоннары Топ-15нә керде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча Россия медиаперсоннары рейтингында ике баскычка күтәрелеп, 14нче урынны били. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе тәкъдим итә.

Тикшеренүләр Россия массакүләм матбугат чараларында лидерларның исемнәре телгә алынуга нигезләнгән. Шулай итеп, быел Татарстан Президенты массакүләм матбугат чараларында 113,3 мең тапкыр искә алынган.

Рейтингның беренче өчлеге үзгәреш кичермәгән: соңгы өч елда аны Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков били.

news_right_1
news_right_2
news_bot