Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе округы медиарейтингында лидер
Бу нәтиҗәне бәйсез “Медиалогия” Россия мәгълүмати-аналитика системасы чыгарган.
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча, чираттагы тапкыр Идел буе федераль округы субъектларында эшләүче җитәкчеләр медиарейтингында лидер булды. Бу нәтиҗәне бәйсез “Медиалогия” Россия мәгълүмати-аналитика системасы чыгарган.
Татарстан Президенты узган елда матбугатта 118 мең 271 хәбәрдә искә алынган. Аның медиаиндексы 783 мең 630,4 не тәшкил итә. Икенче урынны Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев алган. Аның медиаиндексы 446 мең 914,6. Өченче урында 18 сентябрьдә губернатор итеп билгеләнгән Пермь өлкәсе башлыгы Максим Решетников. Аның медиаиндексы 408 397.
Россия башлыклары рейтингында узган ел нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов 2016 елда ук биләгән дүртенче урынны саклады. Беренче өчлектә Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Мәскәү өлкәсе губернаторы Воробьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз