Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов 2017 ел губернаторлары милли рейтингы беренче унлыгына кергән
Рейтинг лидеры булып Төмән өлкәсе башлыгы Владимир Якушев танылган, аннан соң Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко тора.
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “2017 ел губернаторлары милли рейтингы” нәтиҗәләре буенча сигезенче урынны яулаган.
Рейтинг лидеры булып Төмән өлкәсе башлыгы Владимир Якушев танылган, аннан соң Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко тора. Лидерлар өчлеген Ямал-Ненецк автономлы округы җитәкчесе Дмитрий Кобылкин йомгаклый.
Дүрттән җидегә кадәр булган урыннарны Мәскәү мэры Сергей Собянин, Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Воронеж өлкәсе башлыгы Алексей Гордеев һәм Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко яулаган.
Рейтинг “Рейтинг” мәгълүмат коммуникацияләр үзәгенең 2017 елда Россия төбәкләре башлыклары эшчәнлегенә бәяләмәләр нәтиҗәсендә төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз