Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов 2015 нче елны Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан итте
Ел “җәмәгатьчелекнең игътибарын территорияләрне үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү максатларында” игълан ителгән
(Казань, 5 сентября, «Татар-информ»). 2015 ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы Указы республика башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Ел “җәмәгатьчелекнең игътибарын территорияләрне үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү максатларында” игълан ителгән.
Республика Министрлар Кабинетына бер ай вакыт эчендә ТРда Парклар һәм скверлар елын үткәрү буенча оештыру комитеты төзеп, аның составын раслау зарур. ТР Президенты шулай ук өч ай вакыт эчендә Ел кысаларында узачак төп чаралар планын эшләп, аны расларга боерган.
Республика һәм муниципаль гаммәви мәгълүмат чараларына республикадагы Парклар һәм скверлар елын киң яктыртуны тәэмин итәргә киңәш ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз