news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 2011 елгы Универсиадада алтын медальләргә лаек булган ТР спортчыларын котлады

Президент барлык спортчыларга һәм аларның тренерларына ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр теләде

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2011 елда Кытайның Шеньжень каласында узган Универсиаданың соңгы көннәрендә алтын медальләр яулаган Татарстан спортчылары – халыкара класслы спорт мастерлары Арсен Цинаридзе (тхэквондо) һәм Александр Фурасьевка (стандка ату), 4x400 метрлы эстафетада җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасына (аның җиңүенә Елена Мигунова да үз өлешен кертте), волейбол буенча Россия студентлар җыелма командасына (аның составында Казанның “Зенит” командасы волейболчылары Алексей Обмочаев, Александр Гуцалюк һәм Евгений Сивожелез лаеклы чыгыш ясады) котлау телеграммалары юллады.
Президент барлык спортчыларга һәм аларның тренерларына ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр теләде. Ул 2013 елда Казанда узачак Универсиадада Татарстан спортчыларының лаек чыгыш ясаячакларына һәм югары казанышлары белән сөендерәчәкләренә ышаныч белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot