Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов 199 миллион сумга яңартылган «Звездный» лагерын тикшерәчәк
Татарстанның Лаеш районында урнашкан лагерь республика капиталь ремонт программасына кертелгән.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә «Звездный» балалар лагерында үткәрелгән ремонтны бәяләү өчен Лаеш районына бара. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
«Иртәгә Президент Лаеш районындагы „Звездный“ балалар сәламәтләндерү лагеры белән танышырга ниятли. 1973 елда төзелгән лагерь Троицкий бистәсендә урнашкан», — диде Галимова.
Татарстанда 2019 елдан «Җәй — балаларга» балалар лагерьларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Программага 220 баланы кабул итәргә сәләтле «Звездный» лагеры да кертелгән.
Лагерьда 199 миллион сумга җиде торак корпусны, ашханә һәм административ биналарны төзекләндергәннәр. Лагерьның заманча спорт мәйданчыгы барлыкка килгән, газ үткәрелгән. Объект балаларны ел әйләнәсе кабул итә ала. Ремонтның беренче чираты быел төгәлләнәчәк.
«Президент „Звездный“ лагерына эшләрнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы итеп башкарылуын һәм балаларга нинди уңайлыклар тудырылуын тикшерү өчен бара», — дип сүзен йомгаклады Галимова.
Иртәгә Миңнеханов шулай ук «Лениногорскнефть» хезмәткәрләрен предприятиенең 75 еллыгы белән котлау өчен Лениногорск районына да сәфәр кылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз