Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов 180 нче күп профильле полилингваль гимназия ачылышында катнаша
Тантананы 1 нче сыйныф укучылары мәктәп өчен рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде.
(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның Совет районы 2 нче Азино микрорайонында 180 нче яңа күп профильле полилингваль гимназия ачылды.
Тантаналы линейкага гимназиядә белем алачак 1 мең бала җыелды. Чарада шулай ук Россиянең мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнаша.
Тантананы 1 нче сыйныф укучылары мәктәп өчен рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде.

Республика башлыгы укучыларны һәм ата-аналарны шушы искиткеч гимназия ачылышы белән тәбрикләде. "Сезне бүгенге тантана белән котлыйм. Шушы матур бинада яхшы белем алырга язсын! Бүген Чаллыда шундый ук мәктәп ачылды. Безнең балалар көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, шартлар, мөмкинлекләр тудыру – безнең бурыч", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов һәм кирәк-яраклар алу өчен, гимназия директоры Илдар Сәяховка сертификат бүләк итте.
Татарстан Президенты тантанада катнашучыларга Корбан бәйрәме уңаеннан котлау сүзләре дә җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз