news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 14 яшьлек кызга Яңа елга көзгеле фотоаппарат бүләк итәчәк

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 6 яшьлек Шәфкать Миңнебаевка Cinemood портатив проекторын алып бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов 14 яшьлек кызга Яңа елга көзгеле фотоаппарат бүләк итәчәк
https://tatarstan.ru

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 яшьлек Эльвина Кәримованың көзгеле фотоаппарат турында Яңа ел хыялын чынга ашырачак. Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламенты бинасында «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәйрия акциясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Ул 6 яшьлек Шәфкать Миңнебаевка Cinemood портатив проекторы бүләк итәчәк.

«Теләкләр чыршысы» акциясе Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында узды, дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Алдарак «Татар-информ» Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче дүрт баланың хыялын чынга ашырачак дип хәбәр иткән иде. Президент 13 яшьлек Арысланга синтезатор, 14 яшьлек Әдиләгә планшет, 15 яшьлек Романга хоккей өчен спорт сумкасы, 7 яшьлек Егорга «Молния Маккуин» дип аталган зур машина бүләк итәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot