news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 12 мең укытучыга ноутбук бирергә ышандырды

«Минемчә, бу яхшы бүләк», — диде Татарстан Президенты.

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ярты ел эчендә 12 мең укытучыга ноутбук бирергә ышандырды.

«Без ноутбукларны яңарту программасын башлап җибәрдек. Укытучы бүген ноутбуксыз эшли алмый. Ярты ел эчендә укытучыларыбыз өчен 12 мең ноутбукны яңартачакбыз. Без аны тизрәк тә эшләр идек, ләкин бу поставкалар, җиһазларны мәктәп эше өчен көйләү белән бәйле. Мин моны яхшы бүләк дип саныйм. Бу эш дәвамлы булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot