news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Мөхәммәтшин Татарстан Гарантия фондына җитәкче итеп билгеләнде

Коллективка яңа җитәкчене Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Икътисад министрлыгы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов коллективка Гарантия фондының яңа җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтшинны тәкъдим итте. Министр Мөхәммәтшинның югары профессиональлеген билгеләп үтте һәм аңа уңышлар теләде.

«Фондның яңа җитәкчесе алдына куелган төп бурыч үзгәрешсез кала — бу кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының һәм кредит белән банк гарантиясе килешүләренә нигезләнгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларның йөкләмәләре буенча гарантияләр системасын үстерү», диелгән Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Мөхәммәтшин «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Ул хезмәт эшчәнлеген коммерция оешмаларында икътисадчы вазифасыннан башлаган. Аннары Татарстан салым хезмәтенә күчкән, анда ул 20 елдан артык төрле җитәкче вазифаларында эшләгән. Ул Татарстанның атказанган икътисадчысы, Россия Федераль салым хезмәтенең мактаулы хезмәткәре исемнәренә ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100