news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Кәлимуллин: Үз-үзен җиңеп келәмгә чыккан көрәшче тормышта да югалып калмый

Биектау районы башлыгы җирлектә дәрәҗәле турнир уздыруның яшьләрне тәрбияләүгә этәргеч ясаячагына ышаныч белдерә.

Рөстәм Кәлимуллин: Үз-үзен җиңеп келәмгә чыккан көрәшче тормышта да югалып калмый
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Биектау районы “Ватаным Татарстан” газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирын киләсе елга да үзләрендә уздырырга әзер. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җиткерде.

“Мондый турнирны үзләрендә уздырырга теләүче районнар күптер. Мөмкинлекләре зур булган, бай районнар да бар. Киләсе елга Биектауда уздырырга теләсәк тә, моңа әзер булсак та, икенче ел рәттән мөмкинлек бирмәсләр шул. Безгә быел ул аванс буларак бирелгән икән, горурланабыз һәм матур итеп уздырырга тырышабыз”, – диде Рөстәм Кәлимуллин.

Биектау районы башлыгы сүзләренчә, төбәктә дәрәҗәле турнир уздыру яшь көрәшчеләрнең максатларын ныгытырга булыша.

“Әлеге турнир узганнан соң үзебездә көрәш түгәрәгенә язылучы балалар саны артуына өметләнәм. Дәрәҗәле көрәшчеләрнең бил алышуын күргән яшьләрнең тагын да зуррак максат куеп шөгыльләнәчәгенә шигем юк, – диде ул. – Ә келәмгә чыгу ул – үз-үзеңне җиңә алу, дигән сүз. Андыйлар тормышта да югалып калмаска тырышачак”.

Исегезгә төшерәбез, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов традицион турнирның ике ел Зәйдә үткәрелгәннән соң, яңадан Биектау районына әйләнеп кайтуын очраклы гына булмавын җиткергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot