Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Хуҗин: «Максатым – камилеккә омтылу...»
Рөстәм Хуҗин: «Максатым – камилеккә омтылу...»
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 сентябрь, «татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген ТРның Милли музеенда яшь рәссам Рөстәм Хуҗинның күргәзмәсе ачылды. Анда аның сиксәннән артык картинасы урын алган иде. Бу – рәссамның икенче шәхси күргәзмәсе. Аның беренчесе Казанда 2003 елда үткән иде.
Әлеге картиналар рәссамны кызыксындырган жанрларда иҗат ителгән. Алар – туган як табигате, лирик пейзажлар, якыннарының һәм замандашларының портретлары, натюрмортлар. Иң кызыгы шунда, яшь рәссам халкыбыз тарихын яратып сурәтли. «Базар в Булгаре в эпоху Золотой Орды», «В стране Булгар. С надеждой на новую встречу» кебек картиналары шуны күрсәтеп тора. Р.Хуҗинның иң зур хезмәте – күптән түгел иҗат иткән «Болгарлар тарафыннан 922 елда Исламны кабул итү» («Принятие булгарами Ислама в 922 году») картинасы. Картиналар залында ул үзенә бер урын алып тора. Аның зурлыгы 3,2х1,6 (м).
«Яшь кенә булса да, Рөстәм инде үз юлын табарга өлгерде. Аның исеме күпләргә таныш. Моны исә аның сәнгатьне нечкә тоемлавы һәм шуны төсләр аша җиткерә белүе белән аңлатыр идем мин», - дип үзенең фикерен җиткерде рәссам Харис Якупов.
Р.Хуҗин 1975 елда Уфада туган. Кечкенәдән рәсем ясау белән мавыккан улларын әти-әнисе сәнгать мәктәбенә бирә. Соңрак исә ул Пенза сәнгать училищесында, ә аны тәмамлаганнан соң Мәскәүдә сәнгать академиясендә белем ала. Моннан өч ел элек Рөстәм Казанга күчеп килә һәм рәссам Х.Якупов җитәкчелегендә стажировка үтә.
Рәссамның иҗат девизы менә нинди: «Үземнең ни өчен бу җиргә яратылуымны онытмау һәм сайлаган юлымда, бернинди киртәләргә дә карамый, бары камилеккә омтылу...». Әнә шундый рухта иҗат итә яшь рәссам Рөстәм Хуҗин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз