news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Милләтнең бәласе – форсатны кулланмау

Хәзрәт фикеренчә, мәчетләрдә вәгазь атнасына ике тапкыр, биш кенә минут булса да укылырга тиеш.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Милләтнең бәласе – форсатны кулланмау
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин милләтнең бәласе – форсатны кулланмау дип саный. Аның фикеренчә, мәчетләрдә татарча вәгазь сөйләүне булдырырга кирәк. Бу хакта ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узучы "Дини оешмаларда татар теленең кулланылышы" дискуссия мәйданчыгында сөйләде.

“Әгәр дә мәчет яки мәхәлләнең дөньяга килүенә татар өлеш керткән икән, анда, иң аз дигәндә, ике тапкыр татарча вәгазь сөйләргә хакыбыз бар. Барча төрки халыкның үз җирлекләрендә булган вәгазь сөйләүдән тыш булырга тиеш бу”, - диде ул.

Рөстәм хәзрәт җомга көнге хөтбәдән тыш, биш кенә минут булса да яисә башка илләрнең телендә булган вәгазьнең алдыннан берничә минут кына булса да татар телендә вәгазьләр сөйләнергә тиеш дигән фикердә.

“Әгәр дә моны үзебезнең җирлекләребездә эшләмәсәк, безгә каяндыр килеп эшләмәячәкләр. Якшәмбе көненең бөтен дөнья буенча ял икәнен беләбез, тик аның өйлә намазын татар телендә вәгазь сөйләр өчен кулланмыйбыз”, - дип искәртте ул.

Хәзрәт фикеренчә, әгәр дә имам татар телендә сөйли алмый икән, милләттәшләребездән сорап, шушы биш минут форсатыннан файдаланырга кирәк.

“Кайсы җирдә татарлар мәчет салган, шул турыда мәгълүматларны барларга кирәк. Россия күләмендә генә түгел, шушы ук Токиода, Кытайда да татарларның дини яктан алга китешендә өлешләре зур булган”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100