news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Буа халкына туган телебезне саклап калу хакында мөрәҗәгать итте

Буа районының Тенкәш авылында вәгазь кичәсе булып узды.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). 23 декабрьдә Буа районының Тенкәш авылында вәгазь кичәсе булып узды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Кичәнең кунаклары булып Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа мәдрәсәсе мөдире урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов катнашты.

Рөстәм хәзрәт авылдашлары каршындагы чыгышында тел, милләт һәм дин мәсьәләләренә тукталып үтте. Бигрәк тә туган телебездә сөйләшү, аны саклап калу хакында халыкка мөрәҗәгать итте.

Хәзерге вакытта Тенкәш авылында атнага бер тапкыр Гөлгенә абыстай Сәлахова тарафыннан дин дәресләре алып барыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot