news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Бала тапсак, милләтебезнең дә киләчәге була

“Бала табучы булмаса, туган тел кемгә кирәк булыр”, - ди ул.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Бала тапсак, милләтебезнең дә киләчәге була
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин татар халкына бала табарга куркудан котылырга кирәклеген әйтте. Бу фикерен ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узучы "Дини оешмаларда татар теленең кулланылышы" дискуссия мәйданчыгында сөйләде.

“Безнең милләт балалары бала табудан курыкмаска тиеш. Бер-ике бала белән бала саны артмый. Без бөтенебез ун-унбиш балалы гаиләдән чыккан кабилә калдыклары. Әби-бабаларыбыз тапмаган булса, монда беребез дә булмый иде”, - диде ул.

Хәзрәт бала табучы булмаса, туган тел кемгә кирәк булыр дип сорау куйды. “Мексика, Куба яисә Кытай халкына кирәк булырмы? Юк, аларның үз телләре бар. Алар үзләренең балаларын таба һәм үз телләрендә сөйләшә”, - дип искәртте ул.

“Минем әле бер як бабай тугыз бала, бер як бабай җиде бала үстергән. Әгәр дә икесен бергә җыйсаң, оныкларның саны шул чамадан артмый. Бер-ике баладан ничә онык була? Аз була. Безнең бөтен сүзләребез милләт турында бара. Бала тапсак, милләтебезнең дә киләчәге була”, - дип әйтте хәзрәт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100