news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ат ите корбанлыкка ярамавын әйтте

«Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән корбан чалырга яраган хайваннарны чалып күрсәтте. Алар арасында ат та, ишәк тә юк. Шуңа күрә без дә ат чалмыйбыз», — диде Рөстәм хәзрәт «Татар-информ» хәбәрчесе соравына.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ат ите корбанлыкка ярамавын әйтте
Рамил Гали

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Корбанлык буларак ат чалынырга тиеш түгел. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк ревизион комиссия рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

«Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән корбан чалырга яраган хайваннарны чалып күрсәтте. Алар арасында ат та, ишәк тә юк. Шуңа күрә без дә ат чалмыйбыз», — диде Рөстәм хәзрәт «Татар-информ» хәбәрчесе соравына.

Аның сүзләренчә, Мөхәммәт пәйгамбәргә кадәр, куйдан гайре терлекне корбан чалу булмаган. «Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам Җәбраил фәрештә белән бөтен әйберләрне килештереп эшли торган булган. Корбан чалырга яраклы терлекләр исемлеге арткан. Пәйгамбәребез сыер, дөя, сарык, кәҗә, сыер кебек хайваннарны чалган», — диде.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин әйтүенчә, хезмәт өчен үстерелгән ат булса, аны ашарга ярамый. Ул ат ит өчен үстерелгән булса, хәләл чалынган ат итен ашарга ярый, тик ул корбанлыкка яраклы түгел. «Атның корбанга яраклылыгы турында шәригать китапларында мәгълүмат юк», — диде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100