news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт: Изге Вәли көнендә «валентинка» бүләк иткәнче, шигырь язып бирү хәерле

«Бүләк бирер өчен әллә нинди көн көтәргә кирәкми», — ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

Рөстәм хәзрәт: Изге Вәли көнендә «валентинка» бүләк иткәнче, шигырь язып бирү хәерле
"Татар-информ" архивы

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, Изге Вәли көнендә «валентинка» бүләк иткәнче, үзең шигырь язып бирү күпкә хәерлерәк.

«Бу бәйрәм — католиклар, ягъни христиан дине бәйрәме. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безнең гореф гадәтләребез, бәйрәмнәребез, чит милләт бәйрәмнәре бар, ди. Шуңа күрә без үзебезнең бәйрәмнәрне үткәрсәк хәерлерәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тормыш иптәшеңә бүләк бирер өчен аерым бер көн кирәкми, ди хәзрәт. «Ә менә хатыныбыз, иребезгә бүләк бирер өчен әллә нинди көн көтәргә кирәкми. Кайсы көнне бирсәк тә хәерле. Бүләк өчен һәр көн хәерле. Расүлебез хәтта: „Бер-берегезгә бүләкләрне күбрәк бирегез. Ул сезнең арагызда мәхәббәтне үстерер“, — дигән», — дип сөйләде имам-хатыйб.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, «валентинкалар» бирешү католикларда гына кабул ителгән. «Валентинка дип әйтәләр. Ул барыбер католикларга кайтып кала. Без үскәндә шигырьләр яза идек. Хәзер телефонга ияләндек. Ә менә каләмен алып, үз кулы белән матур итеп уйлап, шигырь язса… Анда ике-өч юл булсын. Ләкин үзе язган әйбер булу күпкә хәерлерәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100