Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Йөкле хатын-кызларның зиратка бармавы хәерле
Зираттагы кайгыру стресска китерә. Йөкле хатын-кызга мондый тискәре эмоцияләр кирәк түгел, ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Зират кешедә начар хис-тойгылар калдыра, шуңа күрә авырлы хатын-кызларның зиратка бармавы хәерле, ди Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
«Йөкле хатын-кызны тискәре хис-тойгылардан, начар әйберләрдән сакларга кирәк. Зиратка бару — үзеннән-үзе стресс. Анда барып якыннарыбызны искә алу, кайгыру, «Бакыйлыкка күчкән кешегә ничек ярдәм итәргә?”,- дип уйлау стресска китерә. Йөкле хатын-кызга мондый начар эмоцияләр кичерергә кирәкми», — диде ул «Гаилә» мәчетенең Инстаграм аккаунтында.
Рөстәм хәзрәт хатын-кызларга зиратка еш бармаска киңәш итте.
«Гомумән, хатын-кызларга җыештырырга кирәк булганда, сирәк очракта гына зиратка килергә була. Ләкин анда һәр көнне барып йөрергә, яисә йөкле вакытта барырга кирәкми. Хатын-кызның йөрәге йомшак, игелекле булырга тиеш. Ә зират кыямәт көне, үлем, гөнаһлар турында искә төшерә», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз