news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Мирас бүлгәндә нотариуслар дин тәртибен белсен иде

Ислам дине кануннары Россия законнарын бозмый, ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Мирас бүлгәндә нотариуслар дин тәртибен белсен иде
Рамил Гали

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мөселманнар васыять буенча мирас бүлгәндә нотариаль палатада дин кануннарын белсеннәр иде, дигән фикерен әйтте Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Безнең милләт кешеләре нотариаль конторага васыять буенча мирас бүлергә килгәндә, нотариуслар дин тәртибен белсен иде. Ул Россия кануннарын бозмый. Мал-мөлкәтне бүлгәндә кемгә күпме тиеш булуын Аллаһы Тәгалә төгәл итеп Коръәндә әйткән. Без анда ниндидер яңалык кертә алмыйбыз», — диде ул «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында.

Исегезгә төшерәбез, «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә Татарстан нотариаль палатасы да катнаша.

«Без Коръән, Рәсүлебез әйткән сүзләрне беләбез, ләкин Россия кануннары да бар. Шуңа да бәйгедә ел саен Нотариаль палатаны катнаштырабыз. Чөнки васыятьнамә хәзерге вакытта шушы нотариаль контора аша үтә», — дип сөйләде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, бәйгенең жюри әгъзасы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның «Гаилә» мәчете оештырган «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә елдан-ел күбрәк кеше катнашуы турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100