news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөслимәләргә бизнес нечкәлекләре хакында сөйләде

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин “Бизнес һәм мөселман хатын-кызы” мәгълүмати очрашуы үткәрде.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казандагы “Гаилә” мәчетендә “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин “Бизнес һәм мөселман хатын-кызы” мәгълүмати очрашуы үткәрде. Ул мөслимәләргә бизнес нечкәлекләре хакында сөйләде.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөслимәләрне үзләрен ирләреннән өстен куймаска өндәде. “Иң мөһим институт – гаилә. Әгәр дә сезнең бизнесыгыз гаилә тынычлыгын боза башлый икән, туктарга кирәк. Күп очракта ир-ат кеше, хатын өйдә эшсез ятмасын, аның үзенең шөгыле булсын дип, хатынына бизнес башлап җибәрә. Һәм күп очракта ул вакытны уздырыр өчен төзелгән бизнес хатын-кызга күп итеп акча китерә башлый. Менә шул вакытта ир-атның башында төрле уйлар туа башлый. Ир-ат беркайчан да үз хатыныннан әзрәк акча эшли алмый. Әгәр дә сезнең ирегез сездән әзрәк акча эшли икән, гаилә тигезлеге өчен аңа бу хакта әйтмәгез. Сез – хатын-кызлар, сез – муен, ә ир-ат – ул баш. Сез аны кайсы якка борасыз, ул шул якка борыла”, - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы мөслимәләргә зирәк булырга киңәш итте. “Мин, дөресен генә әйткәндә, үзем дә хатынымның фикерен белмичә, берни дә эшли алмыйм. Хатын-кызлар ир-атларын көчле һәм гаилә башлыгы итеп күрсәтә белергә тиеш. Ир-ат зур адымнар ясарга курка. Әгәр дә ул слесарь яки электрчы булып эшли башлый икән, ул гомере буе шул эштә эшләячәк. Ир-ат башкача фикерли, хатын-кыз бизнесыннан 5нче миллионын җыярга мөмкин, ә ир-ат “Гаиләмне ашата алырмынмы икән?”, “Акча җитәрме икән?”, “Хатын ни әйтер икән?” дигән сораулар белән бирелә. Шуны истә тотып, ир-ат кешенең дәрәҗәсен төшереп, аңа бернәрсәгә дә төртеп күрсәтергә ярамый. Хатын-кыз якынаю юлы таба белергә тиеш”, - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, хатын-кыз, гаилә тынычлыгы өчен, кайбер очракта ялган сүз әйтергә дә хокуклы. “Сез, мәсәлән, тун алырга телисез ди. “Мин тун алам әле, минем акчам бар”, дип, үзегезнең ир-атыгыздан күбрәк акча эшләгәнегезне күрсәтмәгез. “Матурым, мин бераз акча җыйган идем, тун алсам ярыймы икән?” дип, сез бу моментны ир-атка башкача да китереп күрсәтә аласыз. Иң мөһиме гаилә икәнен онытмагыз”, - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100