Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Кеше үз милкен чит кешегә тулаем васыять итеп калдыра алмый
Мәчеттә уздырыла торган гаилә дәресләрендә васыятьнамәгә кагылышлы вәгазьләр сөйләнеләчәк.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). “Гаилә” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кеше чит кешегә үз милкен тулаем васыять итеп калдыра алмавы турында әйтте. Бу турыда хәзрәт “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” исемле бәйгегә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.
“Дини кануннар буенча, мөселман кешесе мирасның бары тик өчтән берен генә чит кешегә васыять итеп калдыра ала. Калган өлешләрнең ничек итеп дөрес бүлү турында “Коръән” китабында бәйнә-бәйнә аңлатып язылган,” – диде Рөстәм хәзрәт.
Ул үз тормышыннан бер вакыйганы мисал итеп китерде. Бер әби бөтен милкен – фатирын мәчеткә васыять итмәкче булган. Шул сорау белән ул Рөстәм хәзрәт янына килгән. Хәзрәт аңа алай эшләргә ярамауны аңлаткан.
Хәзрәт әйтүенчә, авылларда хәтта балалар, үз әти-әниләреннән калган өйне бүлә алмыйча, судлашып бетәләр, еллар буена аралашмыйлар. Шуңа күрә васыятьнамәче, соңыннан туганнар арасында низаг чыкмасын өчен, мираска бәйле сорауларны үзе исән вакытта ук хәл итсә, хәерлерәк була.
“Гаилә” мәчетендә уздырыла торган гаилә дәресләрендә васыятьнамәгә кагылышлы вәгазьләр дә сөйләнеләчәк.
- “Гаилә” мәчете васыятьнамәләр язу буенча 2019 елның гыйнвар аенда бәйге уздыра. Анда җиңүчеләр өч номинациядә ачыкланачак. Катнашучыларга да өстәмә махсус бүләкләр бирү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз