Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: "Хаҗның төп арканнарының берсе - Гарәфә көне"
Гарәфә – Корбан гаете алдындагы көн, ул быел 11 сентябрьгә туры килә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). Быел изге Гарәфә көне 11 сентябрь көненә туры килә. Бу көндә нинди гамәлләр кылырга кирәклеге, аның өстенлеге хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.
“Гарәфә” сүзен гарәп теленнән тәрҗемә итсәк, ул "очрашу" дигән мәгънәдә килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. хәдис-шәрифләрендә әйткән: “Әдәм белән Һаваны Аллаһ Тәгалә җиргә төшергәннән соң, аларны төрле якларга җибәрә. Алар бик күп еллар бер-берсен эзләп йөриләр һәм шушы Гарәфә тавы янында очрашалар, бер гаилә булып яши башлыйлар.”
Тагын бер хәдисендә Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Хаҗның иң төп арканнарының берсе - Гарәфә көне, Гарәфәт тавында басып дога кылу. Нәрсә сорасагыз да, Аллаһ Тәгалә һәрбер доганы кабул итә, һәрберсенә җавап бирәчәк”, - ди. Шуңа да Гарәфә көне бик фазыйләтле, бик дәрәҗәле көн. Безнең хаҗиларыбыз шушы Гарәфә тавында дога кылалар.
Ә инде Хаҗда булмаган кешеләр өчен әлеге көнне ураза тотып үткәрү хәерлерәк. Чөнки пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм”. Ягъни шулай ук изгелектә булып, дога кылу, изге гамәлләр кылу, чөнки Гарәфәдән соң икенче көн инде Корбан гаете булачак.
Кайбер китапларда әлеге изге көндә хата-гөнаһлар, гайбәт сөйләү, ярамаган эшләрнең гөнаһы тагын да күбәергә мөмкин дип язылган. Димәк, бу көнне төрле гөнаһлардан, начар сүзләрдән ерак булырга кирәк. Бу, әлбәттә, башка көннәргә карый, ләкин әлеге көнне мөмкин кадәр изге гамәлләр кылып үткәрергә кирәк.
Гарәфә көненә бәйле тагын бер нәрсә бар: ул да булса тәкбир-тәшрик. “Тәкбир” дигән сүз Раббыбыз Аллаһны олылау, зурлау, ягъни “Аллаһу әкбәр” дип әйтү. Һәм менә шушы Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап, гает көннәрендә фарыз намазларыннан соң тәкбир-тәшрик сүзләре әйтелә. Ул бик дәрәҗәле, бик фазыйләтле сүзләр. Гаеткә дә шушы сүзләрне әйтеп барабыз.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. Гарәфә көнендә күбрәк Коръәннең ахыргы өч сүрәсен, ягъни “Ихлас”, “Фәләк”, “Нәс” сүрәләрен укырга, Аллаһ Тәгаләдән тәүбә-истигъфар сорарга, күбрәк дога кылырга кушкан.”
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз