news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Хәсәнов Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда җиңде

Исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 25 проценты – 13 меңнән артык кеше сайлауда катнашты.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). “Яхшы эшләр көне” фондына нигез салучы үзен-үзе күрсәткән кандидат Рөстәм Хәсәнов 2 сентябрьдә узган бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда җиңде. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәсәнов өчен сайлаучыларның 54 проценты тавыш бирде. Аннан соң Марсель Габдрахманов — 23 процент, Василий Новиков 20 процент тавыш җыйды.

  • Сайлауларда 24 сайлау участогы эшләде. Аларның 23е сайлау бюллетеньнәрен комплекслы эшкәртү белән җиһазландырылган.

Сайлауларда исемлеккә кертелгән гомуми сайлаучыларның 25 проценты – 13 меңнән артык кеше катнашты.  

news_right_1
news_right_2
news_bot