news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Хәсәнов: Конституция табибларның өзлексез белем алуына гарантия бирәчәк

Илнең Төп законына кертелгән төзәтмәләр медицинаның үтемле һәм сыйфатлы булуын гарантияләргә мөмкинлек тудырачак.

Рөстәм Хәсәнов: Конституция табибларның өзлексез белем алуына гарантия бирәчәк

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә кертелгән төзәтмәләр табибларның өзлексез белем алуын гарантияли, чөнки медицина үсешен исәпкә алганда, аларга даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга кирәк. Бу фикерне Казан дәүләт медицина академиясе директоры, Россия фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, медицина фәннәре докторы, профессор, КДМАның онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире, Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов әйтте.

«Без барыбыз да табибларның туктаусыз белем алырга тиешлеге турында сөйлибез. Хәзер дәүләт моны законлы рәвештә тәэмин итә. Бу бик яхшы, ничек каршы булыйм, мин моңа риза гына. Әгәр Конституциягә кертмәсәң, төрлечә булырга мөмкин. Монда бер боерык чыга, тегендә икенчесе, хәзер төрлечә ачыклык кертү булмаячак — бу Төп законда билгеләнәчәк», — диде ул.

Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, кешегә медицина гомер буе кирәк, шуңа күрә ул сыйфатлы һәм үтемле булырга тиеш.

«Медицина — илкүләм иминлек системасы, бүген моны эпидемия [коронавирус] күрсәтте. Медицина гел кеше белән. Ул әле тумаган, ә табиблар инде аның, булачак әнинең сәламәтлеген, бала табуга әзерлеген кайгырта», — диде эксперт.

Шулай ук ул балаларны һәм гаиләне иң югары дәрәҗәдә яклауга кагылышлы төзәтмәне дә хуплады.

«Хәзер катлаулы вазгыятьтә балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, 3-16 яшьлек балаларга пособиеләр түләнүен күрәбез, чөнки әти-әниләр хезмәт иткән оешмалар эшләүдән туктады яки эшчәнлеге чикләнде. Дәүләт монда гарантия бирә. Һәм бу Конституциядә теркәләчәк. Моның белән ничек килешмәскә инде?», — диде Рөстәм Хәсәнов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot