news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Хәсәнов: Кешеләрнең хосписта түгел, ә өйдә үләргә теләве – нормаль күренеш

"Пациент үзе дә, туганнары да язмыш кочагына ташланмаганын тоярга тиеш", – диде Идел буе федераль округы һәм Татарстанның баш онкологы.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Авыруларның өйләренә барып, паллиатив ярдәм күрсәтү – мөһим эш. Идел буе федераль округы һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов шулай дип саный. Бу хакта ул кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

Әйтергә кирәк, хоспис ярдәме җитәрлек түгел, аны киңрәк тормышка ашырырга кирәк дигән сүзләр булса да, кайвакыт хоспистан баш тартучылар да очрый. Рөстәм Хәсәнов моны авыруларның үз йортында җан бирергә теләве белән аңлата.

“Безнең кешеләрнең менталитеты шундый, алар соңгы сулышына кадәр өйдәге якыннарының ярдәменә таянуны кулай күрә. Өйдә үләргә кирәк, анысы дөрес тә. Бу – нормаль күренеш, безнең ил кешеләре өчен бу бигрәк тә шулай. Хоспис бит инде ул соңгы чара. Кайвакыт чир артык озакка сузылса, пациент кына түгел, туганнар да алҗый. Шуңа күрә без урыннарга барып эшли торган хезмәт булдырдык. Татарстанда бу эшне Әлмәттән башладык. Авыруларга өйдә ярдәм күрсәтелә. Белгечләр өйдә авыруның сызлануын басу, туганнары белән эшләү тәртибенә өйрәтелде. Пациент үзе дә, туганнары да язмыш кочагына ташланмаганын, ә кайгырту барын тоярга тиеш. Психологик ярдәм бик кирәк, кулдан килгәннең барысы да эшләнүен күрергә тиешләр. Алайса, чарасызлыктан, Мәскәүдә, Германиядә, бәлки, яхшырактыр дип шикләнүләр дә туа. Без илдә, дөньяда нәрсә барганын беләбез, әмма бездә дә саллы эш башкарыла. Авыруның яшәү сыйфатын яхшыртырга, көчле сызлануын тулысынча басарга мөмкин”, – дип белдерде Рөстәм Хәсәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100