news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Хәмитов Башкортстанның икенче президенты булды

Уфада Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның чираттан тыш утырышында депутатлар Рөстәм Хәмитовка президент вәкаләтләрен бертавыштан тапшырды

(Уфа, 19 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Соңгы берничә көндә вакытлыча Башкортстан президенты вазыйфаларын башкарган Рөстәм Зәки улы Хәмитов шушы җаваплы урынга бүген рәсми расланды. Уфада Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның чираттан тыш утырышында депутатлар Рөстәм Хәмитовка президент вәкаләтләрен бертавыштан тапшырды. Утырыштка катнашкан 105 депутат үз фатыйхаларын бирде Р. Хәмитовка. Рөстәм Хәмитов шунда ук президентлыкка ант китерде.
Исегезгә төшерәбез, узган шимбә көнне Россия президенты Дмитрий Медведев, нәкъ менә Рөстәм Хәмитов намзәтен тикшерү өчен, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга тапшырган иде. Ә, гомумән алганда, “Бердәм Россия” фиркасе ил президентына Башкортстан президентлыгына дәгъвачылар исемлегенә дүрт кешене керткән иде.
Менә алар: узган атнада Башкортстан президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаруга тәгаенләнгән Рөстәм Хәмитов, Башкортстаннан Россия Федераль Җыелышында сенатор Рудик Искуҗин, Башкортстан Милли банкы башлыгы Рөстәм Мәрданов һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев. Бәйсез аналитиклар алдан ук, ил президенты Башкортстан президентлыгына шушы вазыйфаларны башкаруга керешкән Рөстәм Хәмитовны тәкъдим итәргә мөмкин, дип фаразлаган иде. Аның шулай булуын чамаларга да була иде. Чөнки, вакытлыча, 3-4 көн генә, шушы җаваплы вазыйфаны башкарып тору өчен, Рөстәм әфәндене Мәскәүдән чакыртып кайтармаслар иде, ди алар. Ә башка өч намзәтнең бу исемлеккә кертелүе, гадәттәге хәл, чип-чиста формальлек, дип исәпли сәясәт белгечләре.
Рөстәм Хәмитов Башкортстанның һәм федераль мәгълүмат чараларының җитәкчеләре һәм журналистлары белән очрашып алды. Рөстәм Хәмитов үзенең яңадан Башкортстанга әйләнеп кайтуына шат булуын белдерде.
“Бу минем туган йортым. Мәскәүдә мин озак командировкада, эш сәфәрендә генә булдым”, - диде Рөстәм Хәмитов. Үзенең матбугат чаралары өчен ачык булачагын да әйтеп куандырды һәм беренчел бурычлар хакында сөйләде Рөстәм әфәнде.
Чынлап та, үзе Кемерово өлкәсендә туса да, әти-әнисе чыгышлары белән Башкортстанның Балтач районыннан булгач, үзен Башкортстан кешесе дип исәпли Рөстәм әфәнде. Аннан биредә озак кына төрле җаваплы җитәкче вазыйфаларны да башкарды, республика депутаты да булды бит әле ул.
Рөстәм Хәмитовны яхшы белүчеләр аның бик зыялы, заманча фикерләүче, тирән гыйлемле һәм сабыр, тыйнак булуын билгели. Социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов Башкортстанның сәяси элитасын җентекле өйрәнеп фәнни хезмәтләр, китаплар язган кеше. Рөстәм Хәмитов хакында яхшы фикердә булуын әйтә ул. “Рөстәм әфәнде зыялы, укымышлы гаиләдә үскән, аның әтисе билгеле профессор, әнисе дә фән эшлеклесе, шуңа күрә аның тирән гыйлемле, заманча фикерләүче шәхес булуы гаҗәп тә түгел”, - ди Рушан Галләмов.
Рөстәм Хәмитовның әнисе Рәйсә апа бүгенге көндә Балтач районының Штәнде авылында яши. “Җәйнең ямьле айларында мин авылда яшим, ә кышын Уфадагы фатирга кайтам”, - ди Рәйсә апа. Ул гомере буе балалар укыткан, фәнни эзләнүләр алып барган. Рәйсә апаның икенче улы Рәшит Уфада машина йөртүче булып эшли икән.
Шунысы игътибарга лаек, Рөстәм Хәмитов Башкортстан президенты итеп тәгаенләнгәч, хәзер ике күрше төбәк – Татарстан белән Башкортстанга ике Рөстәм җитәкчелек итә. Аларның адаш булулары, соңгы елларда аралары суынган ике тугандаш республика арасына җылы йөгертер, җыелып киткән милли кытыршылыкларны киметер, дип өметләнә Башкортстан татар милли хәрәкәте оешмалары. Быел исә халык исәбен алганда, Башкортстан татарларын башкорт дип яздыруга да, бәлки, чик куелыр, дигән тыйнак кына өметен әйтә татар җәмәгатьчелеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100