Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм ГАЙНЕТДИНОВ:
“Әфган сугышы минем өчен зур тормыш мәктәбе булды”
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2014 нче елның 15 нче февралендә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тула. 1979 елның 27 нче декабреннән 1989 нчы елның 15 нче февраленә кадәр Әфган сугышы ялкыны аша 40 нчы армиянең 620 меңнән артык сугышчысы һәм 2 меңнән артык хәрби киңәшче уза. СССР КГБ һәм Эчке эшләр министрлыгыннан вәкилләрне, табиблар, укытучылар, төзүчеләр, тәрҗемәчеләр һәм башкаларны исәпкә алып, аерым фаразлар буенча, Әфганстандагы чуалышларда 1 миллионнан артык совет кешесе булган. Югалтуларга килгәндә, совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының 14 453 кешесе яу кырында ятып калган. Хәбәрсез югалган һәм тоткынга эләккәннәр 417 кеше тәшкил итә. 49 983 кеше яраланган, 66 669 кеше инвалидка әверелгән. 147 танк, 1314 бронемашина, 118 самолет, 333 вертолет, 11 309 автомобиль, 433 корал һәм миномет юкка чыккан. Әмма Әфганстандагы сугыш бәһасен бу саннар белән генә гәүдәләндереп бетереп булмый. Кабул режимына хәрби ярдәм 1992 нче елга кадәр күрсәтелгән. Әфганстандагы сугыш барышында батырлыгы, каһарманлыгы өчен 200 меңнән артык совет сугышчысы дәүләт бүләкләренә лаек булган, аларның 10 995е – үлгәннән соң. 86 хәрби хезмәткәр Советлар Союзы Герое булган, аларның 25е үлгәннән соң бу исемгә лаек дип табылган.
“Әфганстан сугышы корбаннарының хәтер китабы” мәгълүматларына караганда, Әфган сугышында Татарстаннан 9358 кеше катнашкан. Аларның 261е сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган, 231 кеше сугыш беткәч, алган яраларыннан һәм психологик җәрәхәтләрдән җан биргән, 546 офицер һәм солдат яраланган, 311е инвалид булган. 2221 татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Әфган сугышының ачысы турында безгә Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, тарих фәннәре кандидаты, хәрби тарихчы, полковник, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының бүлек мөдире Рөстәм Гайнетдинов сөйләде.
Рөстәм Бәдретдинович, Әфган сугышына совет гаскәрләрен кертү дөрес карар булдымы? Сез хәзер моны ничек бәялисез?
Р. Г. Хәзер 25 ел узгач, моңа бәя биреп буладыр инде. 90 нчы елларда моны хата дип сөрән салып йөрүчеләр дә булды. Бер яктан бу дөрес тә кебек, чөнки ни дисәң дә, сугыш бит инде ул соңгы чик... Әфганстанның проблемалары сугышсыз гына да хәл ителер иде дип уйлаучылар булды.
Ул вакытта Советлар Союзы Әфганстанга күмәк төстә ярдәм күрсәтте. Сугыштан соң 50-60-70 нче елларда безнең совет кешеләре анда юллар, электр станцияләре, хастаханәләр төзеделәр. Әфган кешеләре совет уку йортларында, хәрби училищеларда күпләп белем алды. Шуңа күрә анда совет кешеләренә уңай караш хакимлек итә иде. Безнең белән үзара дустанә мөнәсәбәттә булса да, Әфганстанның күрше дәүләтләре андый түгел иде. Иран тиз арада дин кануннарына күчеп, ислам дәүләте булып китте. Америка ярдәме белән яшәүче Пакъстан дошман булды. Кытай да Советлар Союзына да, Әфганстанга да нәфрәт беләнрәк карый иде. Әфганстан эчендә 1978 нче елның апрелендә революция башланып, ике айдан соң Гражданнар сугышына әйләнде. Килгән революцион көчләр тиз генә совет үрнәге буенча социализм төземәкче булды. Муллаларны кысып, җирләрен тартып ала башладылар. Ислам кануннарына нигезләнгән җәмгыять 2-3 ел эчендә мондый тамырдан үзгәрешләргә әзер түгел иде, әлбәттә. Нәтиҗәдә, ислам лозунгларын алга сөргән оппозиция барлыкка килде. Аның тарафдарлары ныклап коралланган иде, чөнки пуштун халкы (Әфганстандагы эре этнос) ул гел кораллы булды. Гражданнар сугышы вакытында бер як икенчесеннән өстен чыгарга теләде, тышкы эшләр министры Хафизулла Амин, территорияләренә совет гаскәрләренең зур булмаган контингентын кертүне сорап, СССРга берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Барлыгы шундый 20 үтенеч булган. 1978-1979 еллар башларында аларның үтенечләре кире кагылды, ни өчен дигәндә, дөньяга агрессор булып таныласыбыз килмәде, чөнки Олимпиадага әзерләнгән чак иде бит, шуңа күрә аларның гозерләренә сакчыл карадык. Шул ук вакытта, ярдәм итмәсәк, әфганнар башка якка карар иде, чөнки янәшә генә – Иран, аннары Пакъстан аркылы Америка да кул сузарга тора иде, нәтиҗәдә, үзебез өчен бик зур баш сызлавы табар идек. Бөтен шушы сәбәпләрне бизмәнгә салып, политбюро 1979 елның 12 нче декабрендә совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү турында карар кабул итте. 25 нче декабрьдә беренче гаскәрләр Әфганстан территориясенә үтеп керә башлады.
Билгеле булганча, 1985 нче елда Михаил Горбачев Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару турында катгый ниятен белдерә. Бу хакта килешүгә ул ничек иреште соң?
Р. Г. Әйтергә кирәк, элеккеге Советлар Союзы җитәкчелеге, гаскәрләр кертелү белән, фетнәчеләргә каршы сугышу бурычын күздә тотмаган, аларны бары тик стратегик объектларны саклау өчен генә куллану ниятләнгән. Безнең гаскәрләр керү белән, әфган җитәкчеләре бу җирлектә вәзгыятьне тотрыклыландырырга омтылыр дигән өмет булган. Әмма өметләр акланмады: ут эченә кереп, аяусыз көрәшергә, бәрелешләрдә катнашырга да туры килгән.
Гражданнар сугышы кызганнан-кыза барды. Безнең гаскәрләр каршылык күрсәтергә мәҗбүр булды. Берничә ел көчле операцияләр булды. Ләкин бернинди алга китеш юк иде. Радикаль ислам тарафдарлары мөҗаһитләр саны чиксез иде, аларның куәте кимемәде, безгә карата һөҗүм сүлпәнәймәде. Нәтиҗәдә, без халыкны югалта башладык. Һәр елны, мәсәлән, Татарстанга 20-30лап мәет кайтарылды. Икътисади күзлектән караганда да, көрәш бик күп көчне һәм саллы матди чыгымнарны таләп итте. Кабул режимына ярдәм йөзеннән, СССР бюджетыннан ел саен 800 млн АКШ долларына якын акча, 40 нчы Армияне тотып торуга һәм хәрби гамәлләр алып бару өчен, ел саен 3 млрд АКШ долларына якын акча сарыф ителде. Аннары мораль алҗыганлык дигән төшенчә дә бар бит. Җәмгыятьтә, “ни өчен сугышабыз” дигән вәсвәсә кузгалды. Совет җитәкчелеге сугыш юлы белән генә Әфганстандагы проблеманы хәл итеп булмаячагын анык аңлый иде. Шуңа күрә Советлар Союзы җитәкчелеге Әфганстанга күрше илләр тарафыннан тыкшынуларны булдырмау һәм милләтара дуслашу программасын тормышка ашыруны кайгырта башлый. 1985 нче елда М. Горбачев Әфганстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашуда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару буенча катгый нияте турында хәбәр итә. 1987 нче елда милләтара дуслаштыру сәясәте башланды. Җәмгыятьнең төрле ягында торган дәүләт һәм оппозиция вәкилләре, ниһаять, бер-берсенең сүзенә колак сала башлады. Гаскәрләрне этаплап чыгару исә ике елга сузылды. Башта каршы яктан сугыш хәрәкәтен сүлпәнәйтү теләге сизелмәгәч, без акрынлап кына чыгарырга мәҗбүр булдык.
Ниһаять, СССР җитәкчелеге ниятенә 1988 нче елның 14 нче апрелендә Әфганстан һәм Пакъстан тышкы эшләр министрлары имзалаган Женева килешүләре юл ачты. Килешү пункталары үтәлешенә гарант ролендә СССР һәм АКШ катнашты. 1989 нчы елның 15 нче февралендә Әфганстаннан чикләнгән контингентның соңгы гаскәрләре чыгарылды.
Сугышның әһәмиятен ничек бәялисез? Без үзебезгә нинди сабак, тәҗрибә алдык?
Р. Г. Әлбәттә, безнең өчен бу бик зур сабак булды. Гаскәрләребез сугышчан тәҗрибә җыйды. Бу сугыш таулар арасында булуы белән дә үзенчәлекле иде. Сугышның яңа тактикаларын кулланырга, яңа алымнар өйрәнергә мәҗбүр булдык. Яңа вертолетлар, автоматлар, яңа төр техника серләренә төшендек. Америка әфган моҗаһитләренә самолетларны бәреп төшерә торган өр-яңа ракета комплекслары белән ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, моҗаһитләр кулына 1 мең стингер килеп эләкте. Һәр стингер бер самолет яки вертолет дигән сүз. Корал, көч ягыннан башта өстенлек бездә булса да, 1984 нче елның азагыннан башлап, безнең самолетлар, вертолетлар бәреп төшерелә башлады, нәтиҗәдә, безгә зур югалтулар ачысын татырга туры килде. 1984 нче елда бәреп төшерелгән беренче самолетта 186 яшь солдат һәлак булды. 1985 нче елда госпитальләрдән кайтып килүче 56 хатын-кыз утыртылган самолет бәреп төшерелде. Без стингерларга каршы саклану чаралары турында уйлана башладык.
Икенче яктан, совет халкы рухи бердәмлеген, көчен күрсәтте. Сугышчыларыбыз бик зур батырлык күрсәтте. Соңгы 9 елда 200 мең сугышчының дәүләт бүләкләренә лаек булуы, 86 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелүе күп нәрсә турында сөйли.

Рөстәм Бәдретдинович, бүгенге көндә әфганчыларга карата кадер-хөрмәт җитәрлекме, ничек уйлыйсыз?
Р. Г. Әфганстанга егетләр бара торды, аяз көнне яшен суккандай, цинк табутлар кайта барды. Ләкин моны җәмгыятькә белдерергә ярамый иде, зиратларга күмелгәндә, кабер ташларында да “Әфганстанда вафат булды” дип язу тыела иде. “Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды” дип язу гына рөхсәт ителде. Чын дөресе 1987 нче елда гына языла башлады.
Әйе, сугыш тәмамлангач, әфганчыларга төрле ташламалар гамәлгә кертелде. Аларга чиратсыз фатир алу мөмкинлеге бар иде, моннан тыш, конкурссыз укырга керү, транспортта бушлай йөрү кебек мөмкинлекләр... Ул заманда каршылык тоела иде, янәсе, әфганнарга барысы да бирелә... Әле бүгенге көндә дә әфган сугышчыларының барысына да торак бирелмәде. Дөрес, андыйлар инде бармак белән генә санарлык. Татарстан дәүләте бу мәсьәләгә зур игътибар белән карый. Минемчә, алдагы бер-ике елда бу проблема хәл ителер.
Инвалидларга килгәндә, 900 гә якын кеше гариплеккә дучар булган дигән фаразлар бар. Ә бит аларның һәркайсы инвалид коляскасы, протезлар һәм башка җиһаз-җайланмаларының алмаштырып торылуына мохтаҗ. Шуңа күрә игътибар, ярдәм җитенкерәми дип әйтсәк тә була. Әмма, минемчә, барыбер, зарланырлык урын юк. Әфганчылар бөтенләй игътибарсыз дип әйтү дөрес булмас иде. Әйтик, быел Татарстанда якыннарын әфган сугышында югалткан гаиләләргә, 25 еллык юбилей хөрмәтенә, дәүләт тарафыннан 10 ар мең сум күләмендә акча бирелә. Республикада мондый 492 гаилә исәпләнә.

Быел, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан, ил, республика күләмендә нинди чаралар көтелә?
Р. Г. 15 нче февраль – Хәтер көне. Район, шәһәрләрдә махсус җыелышлар уздырыла, аларда әфганчыларның сугышта булган хезмәтләре халыкка күрсәтелә, аларга дан җырлана. 18 февральдә Казанның “Корстон” комплексында республика җитәкчелеге һәм 1 мең әфганчы катнашында зур чара оештырыла. 15 нче февральдә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда зур хөрмәтләү тантанасы үтәчәк. Анда Татарстаннан 10 кешелек делегация барачак. Чарада ил Президенты Владимир Путинның, Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведевның катнашуы көтелә. 16 нчы февральдә Татарстаннан 40 кешелек делегация Түбән Новгородта узачак Идел буе федераль округы исеменнән әфган ветераннарын хөрмәтләү тантанасына чакырулы.
Гомумән, мондый чаралар февраль белән генә чикләнергә тиеш түгел - алар ел әйләнә узарга тиеш. Мәктәпләрдә батырлык дәресләренең әһәмияте зур. Бу дата яшьләребезне хәрби сугышчыларның массакүләм батырлыклары мисалында тәрбияләү өчен яхшы мөмкинлек.

Хәрби комиссариат, ДОСААФ һәм Республика милли китапханәсе оештырган “Место подвига - Афганистан” республикакүләм конкурсы тәмамланды. Анда республика шәһәр-районнарыннан 283 катнашучы җиңүче исеменә лаек булды. Алар үз авылларында, район, шәһәрләрендә яшәгән әфганнар тормышын тасвирлаган. Барлык иҗади эшләр Республика милли китапханәсе сайтында урнаштырылган. Төрле муниципаль берәмлекләрдә рәсем, патриотик җыр бәйгеләре уздырыла. 25 еллык юбилей - яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә тагын бер этәргеч. Шул ук вакытта ул Әфганда булган егетләргә дә зур игътибар.
Рөстәм абый, Әфган сугышында булып кайтканыгызга үкенмисезме?
Р. Г. Әфганчылар белән үзара аралашканда, барысы да бертавыштан, әгәр язмышны кабатларга туры килсә, - шул ук юлны сайлар идем, диләр. Мин дә шул фикердә. Әфганстандагы чынбарлыкны күреп, тормыш тәҗрибәсе тупладым. Уңайсыз шартларга яраклашып, чирканчык алдым. Сугыш дуслык, татулык хисләренең кадерен аңларга өйрәтте. Олы кешелеклелек сыйфатлары, мөгаен, шунда сеңгәндер. Кыскасы, Әфган сугышы барыбыз өчен дә зур тормыш мәктәбе булды. Безнең тарафтан әфганнарны дошман күк күрү хисе бөтенләй юк. Әфганстанда совет кешесенең абруе зур иде. Әфганнар совет кешесен ачык чырайлы, зыялы дип хәтеренә керткән.
Әңгәмәне Гөлнар Гарифуллина әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз